Дәүләт Думасында май ялларын 10 көнгә кадәр озайтуны тәкъдим иткәннәр

Владислав Даванков әйтүенчә, бу чорда халык үзенә көзгә уңыш нигезен булдыра алачак.

Думада май ялларын 10 көнгә кадәр озайтуны тәкъдим иткәннәр. Парламентның түбәнге палатасының вице-спикеры Владислав Даванков шундый башлангыч белән чыккан.

Аның әйтүенчә, бу чорда халык үзенә көзгә уңыш нигезен булдыра алыр иде. Шул ук вакытта Даванков билгеләп үткәнчә, барлык азык-төлек, шул исәптән иң кирәкле яшелчә бәясе көннән-көн үсеп торган бер мәлдә, кешеләргә ничектер көн күрү турында уйларга кирәк.

Моннан тыш, сәясәтче фикеренә караганда, 10 көнлек ял якыннарыбыз белән күбрәк аралашу мөмкинлеге дә тудырыр иде. Владислав Даванков басым ясап әйткәнчә, пандемия вакытында берникадәр эшләми торуыбызны исәпкә алсак, май ялларын озайтуның авырлыгы әлләни юк, дип әйтергә мөмкин.

– Кешеләрнең эш урыннарын саклау, шул ук вакытта шундый озын бәйрәмнәр ясап, аларның хәленә керү мөһим, – дип йомгак ясаган сүзенә парламентның түбәнге палатасы вице-спикеры.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда яшәүчеләр май аенда өстәмә җиде көн ял итәчәк. Яз һәм Хезмәт, Җиңү бәйрәмнәренә бәйле бу.


Фикер өстәү