Кайтсыннар да эшли башласыннар: кыйммәтле профессия ияләрен Россиягә кайтару өчен яңа махсус проект әзерләнә

 Россиянең эчке проблемалары да махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә кертелгән санкцияләр тирәсендә үсә. Көн саен диярлек чит ил компанияләре илне ташлап китә.

Соңгы көннәрдә генә ExxonMobil дигән Америка компаниясе «Сахалин-1» сыек газ җитештерү проектыннан чыгуы турында белдерү ясады. Алар үзләренең бу адымнары нәтиҗәсендә 4 миллиард доллар акча югалтуларын таныйлар, әмма барыбер проектны «туңдыра»лар. Болар Макдоналдс һәм Икеа гына түгел, үзләре белән технологияләрне дә, күп вакытта югары квалификацияле белгечләрне дә алып китә. Чит илләргә бәйлелекнең масштаблары ачыклана һәм  таң калдыра. Безгә товар төргәкли торган материалларны да, хәтта йомырка тутыра торган савытларны да чит ил компанияләре җитештереп биргән икән.

«Российская газета» 2021 елда целлюлоза катыргысы белән Россияне 73 процентка европалылар, 12 процентка азиатлар тәэмин итүен, калган 15 процентны гына үзебездә җитештерүебезне әйтә. Катыргы җитештерүче «Кама» целлюлоза-катыргы комбинатына базар ачыла инде ачылуын, әмма куәте җитмәстер, мөгаен. Комплектлаучы детальләр, югары технологияләр таләп итүче микрочиплар җитештерүне җайга салу кирәк булачак. Боларны тормышка ашыру исә бик авыр. Инвестицияләр кирәк, технологияләр сорала, белгечләр табасы бар. Әле үзебезнең  продуктларның да күбесе чит ил җиһазларында җитештерелә. Ватылган станокны көйләп эшкә җигү өчен, комплектлаучы детальне җиһазны ясаган илдән сорарга туры киләчәк. Соңгысы дус ил булса да, станокны башка илләр детальләреннән җыйган булуы ихтимал. Хәзерге глобаль капитализмның бәйләнешләр чылбыры бик катлаулы бит.

Күп тармакларны нульдән торгызырга туры киләчәк, моның өчен белгечләр кирәк. Югары квалификацияле чит ил белгечләренә масштаблы бонуслар игълан ителсә дә, Россиягә инженер-техник белгечлеккә ия булган мөһаҗирләр агыла башлар дип өметләнергә ярамый. Кайчандыр Россиядән китеп, чит илдә төпләнгән кадрлар үзләрен яңа шартларда уңайсыз тоя икән. Менә шулар соңгы вакытларда ил җитәкчелегенә ватанга кайтуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә башлаган. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Бу фейк түгел, Россия министрлыклары югары квалификацияле белгечләрне илгә кайтару программасын эшли башлаган инде. Сүз Россиядән китүчеләр генә түгел, рус телле булу сәбәпле ватандаш дип табылган барлык кешеләр турында да бара. Андый ватандашларны кайтаруның программасы элек тә бар иде. Хәзер кыйммәтле профессия ияләрен илгә кайтару өчен яңа махсус проект тормышка ашырылырга әзерләнә. Моңарчы Россиягә Казахстан, Таҗикстан кебек илләрдән кайтып төпләнгәннәр. Яңа шартларда Европа илләрендә яшәүчеләр тарихи ватанны сагына башлаган, чөнки тегендә аларга басым арткан. Аңлашыла инде: яңа ватандашлар югары хезмәт хакы һәм комфортлы яшәү шартлары таләп итәчәк. Вак-төяк компенсация һәм «подъемный» акчаларына гына риза булмаслар. Берничә министрлык кабинетларында бүген шуларны кызыктырырлык шартлар тудыру программасы эшләнә. Шунысы кызык: проектны Эчке эшләр министрлыгы әйдәп алып барачак икән.

                            Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү