Бәрәңгене күзәнәкнән үрчетүче Ринат Вәлиев: «Бер ярым сутый җирдән 70–80 чиләк бәрәңге алдык»

Бер төптән – 8–12шәр эре бәрәңге, бер сутый җирдән – 54 чиләк. Бу – Азнакай шәһәрендә яшәүче Әхмәтовларның бакчасында быелгы уңыш. Иң кызыгы: алар икенче икмәкне күзәнәктән үрчетәләр. Үзләре уйлап тапкан үзенчәлекле бәрәңге сорты белән без дә кызыксындык.

– Бу сортны 12 ел элек үрчетә башладым. Кызылсу төстәге бәрәңгене алып, күзәнәккә дип утыртып карадым. Берничә ел күзәнәкләрен алдым, соңрак аларны бәрәңге итеп утырттым. Шуннан соң һәр елны шул бер төрле ысул белән генә утырта башладым, – дип сөйләде һәвәскәр бакчачы.

Ринат әйтүенчә, бу сорт бәрәңге яшәшәсендә икенче төрлесе булырга тиеш түгел. Үзе генә әйбәт үсә. Башкасы белән катнашса, сорт бозыла икән. Шулай ук помидор түтәле дә килешми. Кишер ярый әле, ди бакчачы.

– Бер-берсенә үсәргә комачауламасыннар, күмәргә дә урын калсын дип, 80 сантиметр аралык белән шахмат тәртибендә утырттык. Корылык булуга карамастан, быел уңыш бик әйбәт булды. Бәрәңгене 9 майда утырткан идек, әле өч көн элек, ял көннәрендә алып бетердек. Өч чиләк бәрәңге күзәнәгеннән 54 чиләк бәрәңге алдык. Бер төптән 8–12 бәрәңге чыга. Бөтенесе дә бертөрле, ваклары юк. Быел 1 сутый җиргә утырттык. Узган ел бер ярым сутый җирдән 70–80 чиләк бәрәңге алган идек. Әле болай да күп чыкты. Ул хәтле бәрәңгене кая куеп бетерергә? Элегрәк сата идем, хәзер яз көне күзәнәк сорап киләләр, – ди Ринат абый.

Бәрәңге үскәндә су сипмәгәннәр. Су сипсәк, күбрәк тә булыр иде әле, ди Әхмәтовлар:

– Яз көне ике атна – бер ай алдан бәрәңгене, кояш нурларыннан качырып, караңгы җиргә чыгарып куябыз. Ярты, бер сантиметр тирәсе яшел булып шыта. Шуннан күзәнәк ясыйбыз. Бәрәңге череми, бозыклары юк, агу да сипмибез. Гадәттә, бәрәңгене алганнан соң җиргә салып, бер-ике көн кояшта тоталар, ә мин алгач та, базга салып куям. Минем базга һава керми, дым юк.

Ринат абыйга хатыны Мәүлидә апа да ярдәм итә. Бер-берсе белән киңәшләшеп эшли алар. Мәүлидә апа бәрәңге аралау, күзәнәк сайлау эшләрен алып бара. Ул безгә мул уңыш бирә торган бәрәңге сортын утырту серләрен сөйләде:

– Бәрәңгене алып бетергәнче җир өстендә җыеп барабыз. Мин аларның иң матурларын, чирләмәгәннәрен, кортсызларын күзәнәккә сайлап алам. Ашарга да алып калабыз, утыртырга да кала. Утыртканда чокырына башта бер кашык ашлама салабыз, суперфосфатны җир белән әзрәк болгатабыз. Бер уч көл сипкәннән соң, бәрәңгене күмәбез. Аны әйбәт итеп, вакытында күмәргә кирәк, – дип сөйләде Мәүлидә апа. – Бәрәңге уңмаган елларда да, бәрәңгебез булды, Аллага шөкер. Бу сорт үзен сынатмый. Үзебезгә җитәрлек бәләкәй җирдә генә утыртсак та, яңасын алганга кадәр җитә. Бәрәңгесе тәмле, безгә ошый. Үзе йомшак, таралып та бетми, әйбәт пешә.

Бәрәңге генә түгел, башка төрле яшелчә-җимешләрне дә үстерергә бик оста Әхмәтовлар. Теплицаларында помидор-кыярлар үстерәләр. Быел 40–50 чиләк уңыш җыеп алганнар. Ринат абый иске тәрәзә рамнарыннан теплица да ясап куйган. Анда яңгырдан җыелган суны бакчага тарату юлын көйләгән.

– Яңгырдан җыелган су улак аша бакчага сиптерелә. Савытларга да җыела. Җыелган бер тамчы су да әрәм булмый, – дип елмая хуҗа. – Әле безнең бакчага ут кертелмәгән. Утны көйләсәк, теплица эчендәге үсемлекләргә суны интернет аша тоташып сиптерә торган итеп ясарга телим. Аннан өйдән генә әмер бирер идем, – дигән планнары белән дә уртаклашты бакчачы.

                                                                                             Ләйсән Сафина


Фикер өстәү