Татарстан Рәисе Менделеевскта «Өй янындагы эш» проекты белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында берничә сәнәгать мәйданчыгында булды.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар автомобиль чыбыклары җитештерү («ТД Блик» ҖЧҖ) һәм «Өйдә янындагы эш» проекты кысаларында автомобиль чыбыклары ясау буенча җыю производствосы белән таныштылар.

Компания директоры Николай Буравов сөйләвенчә, «Өй янындагы эш» проектының максаты – Менделеевскның үзәк өлешендә торак йортлар янында урнашкан җитештерү мәйданчыгында җайлы эш графигы һәм укыту белән эш урыннары булдыру.

«ТД Блик» компаниясе — кече һәм урта эшкуарлык субъекты. Компания продукциясен эре автомобиль җитештерүчеләр куллана.


Фикер өстәү