Владимир Путин АКШ лидерының климат буенча махсус вәкиле белән сөйләшүләр уздырган

Россия Президенты Владимир Путин АКШ лидерының климат буенча махсус вәкиле Джон Керри белән сөйләшүләр барышында илебезнең Париж конвенциясе йөкләмәләрен үтәү максатында күпне эшләвен белдергән. Бу хакта Кремль вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза “Известия”.

“Президент сөйләшү барышында Россиянең Париж конвенциясе кысаларында йөкләнгән бурычларны үтәү өчен күпне эшләвен билгеләп үтте. Россия углекислый газны һавага чыгармау ягыннан да күп эшләр башкара. Шулай ук гидроэнергетиканы, атом энергетикасын үстерү буенча катлаулы мәсьәләләрне хәл итеп килә”, – дигән журналистларга дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе. Шул ук вакытта Песков әйтүенчә, әле күп эшләр башкаруны көткән өлкәләр дә бар, хәзерге вакытта аларда эшне башлап җибәрүгә әзерләнелә.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр – 12июль көнне Керри Мәскәүдә Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Америка президентының махсус вәкиле сөйләшүләрне климат өлкәсендәге кризисны хәл кылу буенча уртак эшләрнең башы дип бәяләде.

Лавров, үз чиратында, Керриның визиты ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү күзлегеннән караганда, мөһим һәм уңай сигнал, дип искәрткән.


Фикер өстәү