«Кырлай» паркын сүтә башладылар

Казанның «Кырлай» паркында аттракционнарны сүтә башладылар. Хәзер парк эченә кереп булмый. Биредә техника эшли.

Мәгълүм булганча, «Кырлай» территориясендә Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Беренче ташны 20 майда ук салырга җыеналар. Төзелеш эшләре бу елның көзендә башланачак. Ул 10 мең кешегә исәпләнгән мәчет булачак.


Фикер өстәү