Ләйсән Мәхмүтова: «Әти кебек мин – барган җиремдә шаярып, көлеп йөрим»

Бүген дөнья халкы Көлке көнен билгеләп үтте. Язма чыганакларда 1686 елда ук телгә алынган әлеге бәйрәм уңаеннан без дә сораштыру уздырырга булдык. Иң истә калган шаярулар, тормышта юморның роле, алдау һәм алданулар – танылган шәхесләрдән әнә шуларны белештек.

– Мин, гомумән, тормышымны юмордан башка күз алдына китерә алмыйм. Башка кешенең кәефен күтәрә алам икән, шундый рәхәт булып китә, зур һәм тәмле торт ашап куйган кебек хис итәм үземне. Кая гына барсам да, шаярып, кешеләрнең кәефен күтәреп йөрергә яратам. Кибеткә дә тыныч кына кереп чыга алмыйм, сатучылар белән бер булса да көлешеп алабыз. Кайвакыт: «Ләйсән, сине юләргә санамыйлар микән, ул ипи белән сөтеңне тыныч кына алып чыга алмыйсыңмы син?» – дип уйлап та куям. Бу сыйфат әтидән күчте миңа. Безнең әти, кая гына барса да, кем белән генә очрашса да, елмаеп, көлеп, кешеләрнең хәлләрен белешеп йөри иде. Инде менә үземнең кечкенә улым да сыйныфташларының күңелен күрә.

Тормышым юморга бай булгач, бер генә вакыйганы искә төшерү кыен. Шаярыр өчен 1 апрель җиткәнен көтеп тормыйм. Әмма бервакыт танышыма тавышымны үзгәртеп шалтыраттым да, салым хезмәтеннән, дип таныштырдым үземне. Имеш, машинагызда зур штраф эленеп тора, ник түләмисез? Башта курыкты, белгәч, бераз сүкте дә көлде инде.


Фикер өстәү