Казанның 175 нче гимназиясенә һөҗүм иткәндә яраланган татар теле укытучысыннан сорау алганнар

Татарстан Югары Судында Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗигагә бәйле рәвештә кузгатылган җинаять эше буенча суд процессы дәвам итә.

Зыян күрүчеләрдән сорау алына. Алдагы көнне утырышлар залына татар теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Галимуллина килгән. Бу хакта “ТНВ” хәбәр итә.
Ул 175 нче гимназиядә атыш вакытында яраланган. Укытучы шулай 8 А сыйныфы (анда 7 укучы атып үтерелә) җитәкчесе булган.

Исегезгә төшерәбез: әлеге мәктәпне тәмамлаган Илназ Галәвиев биредә аяусыз атыш оештырып, 9 кешенең гомерен өзде. 600дән артыграк кешегә зыян китерелде. Җинаять эше 300 томнан тора.


Фикер өстәү