Илназ Галәвиев эше буенча суд утырышында атыш вакытында тәрәзәдән сикергән укучыдан сорау алыначак

Татарстан Югары суды Илназ Галәвиев эше буенча суд утырышыннан журналистларны чыгарып җибәргән.

Бүген балигъ булмаган зыян күрүчедән – атыш вакытында тәрәзәдән сикергән 8А сыйныфы укучысыннан сорау алыначак.

Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясендәге атыш турындагы эш буенча суд утырышыннан журналистларны чыгарып җибәрелгән. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков таләбе бу, чөнки бүген балигъ булмаган зыян күрүчедән – атыш вакытында тәрәзәдән сикергән 8А сыйныфы укучысыннан сорау алыначак. Аннан сораштыру барышында медицина сере булып торучы мәгълүматлар җиткереләчәк.
Зыян күргән үсмер – 8 А сыйныфы укучысы. Илназ Галәвиев нәкъ менә шул сыйныфта укучыларны атып үтергән. Малай, һөҗүм итүче сыйныф бүлмәсенә атылып керүгә, өченче кат тәрәзәсеннән сикереп, асфальтка килеп төшкән һәм инвалид калган.


Фикер өстәү