Илназ Галәвиев эшен караганда тәрәзәдән сикергән 2нче сыйныф укучысының сөйләгәннәрен игътибарга алганнар

Бәхеткә, малай зыян күрмәгән – аларның сыйныфы шартлаудан соң мәктәптән чыгып китә алган.

Татарстан Югары судында Илназ Галәвиевнең эше буенча утырышта катнаша алмаган зыян күрүчеләрнең күрсәтмәләрен тыңлый башлаганнар. Һөҗүм итүчедән котылу өчен тәрәзәдән сикергән икенче сыйныф укучысының күрсәтмәләре дә судтагылар игътибарына җиткерелгән. Бу хакта KazanFirst яза.

Шартлау вакытында малай беренче катта инглиз теле дәресендә утырган. Балалар, котлары очып, парта астына кереп поскан, укытучы ишекне бикләргә өлгергән. Шуннан соң тагын бер шартлау булган һәм балалар өстенә гөрселдәп шкаф ауган.

“Минем өскә һәм башка балалар өстенә шкаф ауды, әмма бер җирем дә авыртмады. Башка тәрәзәдән сикерергә курыктым, ләкин барыбер сикердем, бер җиремне дә имгәтмәдем. Әмма башкаларның кул-аякларында кан күрдем”, – диелә баладан сорау алу беркетмәсендә.


Фикер өстәү