Татарстан Югары судында Казан гимназиясендә атыш вакытында тәрәзәдән сикергән 12 баланың сөйләгәннәрен укып чыкканнар

Ата-аналар балаларын, кабат стресс халәтендә калдырмас өчен, судка китерергә теләми.

Татарстан Югары Судында 175 нче гимназиядә атыш вакытында тәрәзәдән сикергән беренче сыйныф укучылары – 12 баланың сөйләгәннәрен укып чыкканнар. Бинаның беренче катында 1 Б сыйныфында дәрес барган. Шулчак мәктәп директоры Әминә Галиева тавыш көчәйткеч аша укытучыларга балаларны сыйныф бүлмәләрендә бикләп торырга кирәклеген белдергән. Беренче сыйныф балалары бик нык курыккан. Шартлау ишетелгән. Укытучы балаларга тәрәзәдән сикерергә кушкан: урамда дәрес уздырган физкультура укытучысы сабыйларны астан алып торган. 1Б сыйныфыннан беркем дә җитди зыян күрмәгән: кайбер балалар, сикергәндә, аягын-кулын бәргән, әмма җитди имгәнүләр булмаган.

Ата-аналар балаларын (хәзер алар 3 нче сыйныфта укый), кабат стресс халәтендә калдырмас өчен, судка китерергә теләми. Шуңа күрә балаларның сөйләгәннәрен прокурор үзе укый. Мәктәп укучылары арасыннан күпчелегенең (655 кеше зыян күргән) шушы юлны сайлавы күздә тотыла.


Фикер өстәү