Дәүләт Советында Казан шәһәренең 175 нче гимназиясен тәмамлап чыгучыларга аттестатлар тапшырдылар

Дәүләт Советында Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясен тәмамлап чыгучыларга аттестатлар тапшырдылар. Олы тормышка аяк басучыларга тәүге мөһим документны нәкъ менә парламентта тапшыруны «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тәкъдим иткән. Шулай итеп, кичә 28 егет-кыз аттестатны депутатлар кулыннан алды.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар исеменнән  барлык егет-кызларны, педагоглар һәм ата-аналарны әлеге күркәм вакыйга уңаеннан котлады.

– Парламентта бик күп кунаклар була: биредә җәмәгать судьяларына таныклыклар, илнең яшь гражданнарына паспортлар тапшырыла, яхшылардан яхшылары гына бирегә җыела, – диде ул. – Әмма бүген аеруча әһәмиятле көн: без өлгергәнлек аттестатлары – тормышыгызда тәүге мөһим документны тапшырабыз. Ул уңышлы булсын, бары тик бәхетләр генә китерсен!

Дәүләт Советы Рәисе урынбасарының төп теләге – тормышта үз урыныңны табу. «Сез Татарстанда – үсү өчен барлык мөмкинлекләр тудырган республикада яшисез, – диде ул. – Сезгә бу тормыш юлыннан җиңүчеләр булып баруыгызны телим». Татьяна Ларионова үзенең дә мәктәптә 11 ел укытучы булып эшләве сәбәпле, укытучыларга үз укучылары белән саубуллашуның, аларны олы юлга озатуның ничек авыр булуын яхшы аңлавын искәртте. «Барысы да – сезнең кулларда, шул исәптән тормышыгыз да. Йөрәгегез, күңелегез кушканча яшәгез», – диде ул.

175 нче гимназия директоры Әминә Вәлиева исә: «Һәркайсыгыз белән разведкага барыр идем. Тормышта һәрвакыт батырлыкка урын бар, әмма ул иң элек егылганнан  соң торып басарга үзеңдә көч таба алудан гыйбарәт. Алдыгызда – киң юл. Көчле, изге күңелле һәм зирәк булыгыз», – дип теләде.

Шулай ук гимназия укытучылары да үзләренең укучыларына хәер-фатиха сүзләрен тапшырды. «Үзенчәлекле чыгарылыш бу, – дигән фикердә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роман Гузенфельд. – Быелгы авыр җәй кеше тормышының никадәр нәзберек булуы турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итте. Без барлык сынауларны намус белән үттек. Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең батыр, нык һәм максатка омтылышлы булуларын күрсәтте». Роман Львовичның балаларның, шул исәптән әдәбият дәресләреннән дә алган төп сабакны тасвирлавы кызык: «Толстойның «Сугыш һәм солых» романындагы геройларны бутарга мөмкин, әмма иң мөһиме – кеше булып калу», – диде ул.

Шулай итеп, аттестатлар тапшырылды. Хәзер егет-кызларга уку йортын, булачак һөнәрен сайларга туры киләчәк. Үзләренә шатлык китерердәй, тормышта үз урынын табардай һөнәрне.


Фикер өстәү