Бүген кич Татарстанда һава торышы начарланырга мөмкин дип фаразлыйлар

Бүген 18:00дан, 30 июньнең төнге 11гә кадәр Татарстанда һава торышы начарлану көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Урыны белән яшенле яңгырлар булачак, шулай ук боз явуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


Фикер өстәү