Ялларга һава торышы үзгәрә: яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил булачак

Бу ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начараюы көтелә: яшенле яңгырлар, урыны белән боз һәм көчле җил булачак. Шул ук вакытта эссе һава саклана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Шимбә – 10 июльдә көндез һәм кичен кыска вакытлы яшенле яңгырлар, секундына 15–20 метр тизлектә җил, урыны белән боз яву фаразлана. Төнлә +15, +20, көндез +28, +33 градус җылы. Якшәмбе – 11 июльдә дә төнлә урыны белән яшенле яңгырлар булачак, һава температурасы +14, +19 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем көтелми, +24, +29 градус җылы. Дүшәмбе – 12 июльдә явым-төшем булмаячак, төнлә һава температурасы +12, +17, көндез +26, +31 градуска кадәр җылыта. Синоптикларның башлангыч фаразларына караганда, киләсе атнаның сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә дә кыска вакытлы яшенле яңгырлар һәм эссе булуы (төнлә +14, +19, көндез +27, +32 градус) көтелә.


Фикер өстәү