«Без матди мирасны яңадан халыкка кайтарабыз һәм шул ук вакытта рухи яктан байыйбыз»

Дин, мәдәният һәм сәясәтне нәрсә берләштерә? «Валдай» халыкара дискуссия клубы конференциясендә шул сорауга җавап эзләделәр. Белгечләр уртак фикергә килде сыман. Өчесе дә уртак кыйммәтләр өчен хезмәт итә. Хәзерге киеренке чорда аеруча.

Казан «Валдай» халыкара дискуссия клубының «Дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек» темасына конференциясен кабул итте. Фикер алышуга Россия һәм чит илләрдән дин әһелләре, фәлсәфәчеләр, дин белгечләре, социологлар, галимнәр җыелды. Аларны Россиянең, аерым алганда Татарстанның, күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт төзүдәге тәҗрибәсе кызыксындырган.

Катнашучыларга видеоэлемтә аша Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хәер-фатиха бирде.

– Конференциядә телгә алыначак темалар – дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек – Татарстан өчен бик якын. Бездә 170тән артык милләт вәкиле яши, киләсе елны республикада Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы дип игълан иттек. Сезнең абруйлы фикерләрегез һәм форумда яңгыраган киңәшләр безнең барыбызга да файдалы булыр дип ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Татарстан, күпмилләтле Россиянең аерылгысыз өлеше буларак, традицион кыйммәтләрне саклау мәсьәләсенә җитди игътибар бирә.

Шунысын да искә төшереп китәргә кирәк: быел Татарстан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтә. Аны федераль дәрәҗәдә уздыру максаты куелган иде. Бу да илдәге диннәр арасында мөнәсәбәтләрнең ни хәлдә булуын күрсәтә инде. Президент Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров ассызыклаганча, бу тарихи вакыйга Россиядә көнбатыш һәм көнчыгыш традицияләренең кисешүенә этәргеч бирде. «Моңарчы күрелмәгән чикләүләр басымы чорында дин һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту бурычлары беренче урынга чыга. Төрлелек безнең өстенлегебез булып тора», – диде ул.

Пленар утырышта катнашкан белгечләр нык дәүләт төзүдә диннәрнең роле турында фикер алышты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, традицион диннәр алга сөргән кыйммәтләр барлык халыклар өчен дә уртак.

– Аларны уртак тамырлар берләштерә. Барысында да тыйнаклык, әхлак төшенчәләре телгә алына, – диде ул. – Күп гасырлар бер җирдә яшәгән, гаилә, милли һәм дини традицияләрне хуплаган буыннар арасында бәйләнеш булганда, кешедә үз Ватанына карата күп хисләр туа. Беренче чиратта, бу – аның язмышы өчен җаваплылык.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да традицион кыйммәтләрнең әһәмиятен ассызыклады. Аларга кешелек үсеше дә турыдан-туры бәйле.

– Ватанга мәхәббәт, тынычлыкка һәм татулыкка омтылу, ата-бабаларыбыз тарихына һәм истәлегенә хөрмәт, традицион гаилә кыйммәтләре, хезмәт сөючәнлек һәм риясызлык – болар барысы да күпмилләтле Россия халкын аерып торган сыйфатлар. Алар традицион диннәр катнашында формалашкан, – диде митрополит. – Казан – зур гаилә. Без монда бергә кайнашабыз. Ул – православие шәһәре дә, ислам каласы да. Карашларыбызны саклыйбыз һәм бер-беребез белән тату яшибез.

Иң мөһиме – рухи бердәмлек. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әнә шуңа игътибар итте. Бу җәһәттән Татарстанның мактанырлык нәтиҗәләре бар. Әмма, Дәүләт Киңәшчесе әйтмешли, гамәл кылырга вакыт җиткән.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Татарстан халыкларының бердәмлеген саклап калу эше мөселманнар һәм православие вәкилләре өчен изге саналган урыннарны, дини объектларны яңарту ярдәмендә алып барылган. Җәмгыять өчен тышкы үзгәрешләр генә кирәк димәгән бит. Минтимер Шәймиев әйтмешли, иң мөһиме: йөрәктәгесен үзгәртә алганнар.

Минтимер Шәймиев бу җәһәттән Казанның 1000 еллыгы алдыннан булган бер вакыйганы искә алды.

– Ул елны уңыш бик мул булды. Мәдәни мирас корылмаларын төзекләндерү максаты да куелды. Хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Алар, фондны булдыру өчен 2 центнер ашлык сатып, шуны акчасын объектларны торгызуга күчерергә ризалашты. 32 млрд сум җыйдык! Бу «Яңарыш» фонды өчен нигез булды, – диде Дәүләт Киңәшчесе. – Без матди мирасны яңадан халыкка кайтарабыз һәм шул ук вакытта рухи яктан байыйбыз.

Сүз уңаеннан, 1986 елда Татарстанда 18 мәчет һәм 15 православие гыйбадәтханәсе булса, хәзерге көндә ислам дине тарафдарлары өчен 1500 һәм православие динен тотучыларга 500ләп корылма бар.

 


Фикер өстәү