Эшмәкәр-якташларга багышланган бәйге һәм олимпиада уздырыла

Проект яшьләрнең эшмәкәрлеккә карата кызыксынуын арттыруга, эшмәкәрлек эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Аның кысасында эшмәкәр-якташларга багышланган бәйгеләр: “Предприниматели – земляки” онлайн-олимпиадасы, “Узнай Россию. Предприниматели – земляки” Бөтенроссия бәйгесе уздырыла.
Бәйгедә катнаша:
– мәктәп укучылары;
– вуз студентлары;
– остазлар, укытучылар, балигъ булмаганнарның ата-аналары;
– җәмгыять белеме, икътисад, эшмәкәрлек нигезләре, тарих, география фәннәре буенча яшь укытучылар;
– журналистлар, матбугат хезмәтләре хезмәткәрләре, блогерлар, яшь хәбәрчеләр, профессиональ булмаган авторлар;
– эшмәкәр-остазлар.
Бәйге һәм олимпиада турында нигезләмәләр сайтта (https://www.glory-gallery.ru/predprinimateli-zemlyaki) урнаштырылган.
Олимпиадага теркәлү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/u/6357ae43e010db240803dabe/ .
Бәйгедә катнашуга заявкалар 2022 елның 30 декабренә кадәр кабул ителә.


Фикер өстәү