Алсу Фазлыева кайнатасының үлеме турында: “Әти эче авыртып хастаханәгә килгән… Тик…”

Бүген төнлә җырчы Азат Фазлыевның әтисе Рафаил абый вафат булган. Аңа 71 яшь булган.

Сәламәтлегенә артык зарланмаса да, соңгы арада эчем авырта дип йөргән. Интернетта күзәтүчеләр белә, Алсу белән Азат әтиләрен ял иттерергә, аларга матур җирләр күрсәтергә тырышты. Күптән түгел Азат әтисенә диңгез күрсәтеп, ял иттереп кайткан иде. Рафаил абый үзе дә яңа гына ял йортында дәваланган була.


– Әти төнлә эчем авырта дип шәфкать туташына барган. Аны Әтнә хастаханәсенә алып киткәннәр. Әти шунда үлгән. Йөрәк диләр. Әнинең үлемен авыр кичерде ул. Үзен кая куярга белмәде, – ди килене Алсу. – Без Башкортстан якларында идек. Хәбәр иттеләр. Кайтып киләбез. Әтиебезне иртәгә җирлибез. Урыны оҗмахта булсын, бик әйбәт кеше иде.

Җырчылар гаиләсенә сабырлык телибез.


Фикер өстәү