Знарокны эшеннән җибәрделәр. Аның урынына яңа кеше киләчәк

Чиләбенең «Белые Медведицы» хатын-кызлар хоккей командасы баш тренеры Игорь Знарокны эшеннән җибәргәннәр. Бу хакта Урал клубының рәсми сайтында хәбәр итәләр.

Игорь Знарок Чиләбе командасын узган сезонда җитәкли башлап, хоккейчылары белән плэй-оффка кадәр барып җиткән иде. Быел исә «Белые Медведицы» хатын-кызлар хоккей лигасында 7нче урында бара. Команда соңгы 9 уенда 8 тапкыр оттырды.

Игорь Знарок – “Ак барс”ның баш тренеры Олег Знарокның бертуган энесе. Билгеле булганча, соңгы көннәрдә аның дә эшеннән җибәреләчәге турында хәбәрләр пәйда булды. Бүген “Барыс”ка каршы узачак очрашу, Знарокның Казан командасындагы соңгы матчы булырга мөмкин.


Фикер өстәү