2023 елда яшәү минимумы артачак

Дәүләт Думасы 2023 елда яшәү минимумын арттыру турында закон проектын II укылышта кабул иткән.
Яшәү минимумын фәкыйрьлек чиге буенча билгеләү күздә тотыла.

Дәүләт Думасы 2023 елда яшәү минимумын арттыру турында закон проектын II укылышта кабул иткән.
Закон проектында яшәү минимумы турында законның гамәлдә булуы туктатыла. Фараздагы фәкыйрьлек чигеннән чыгып, киләсе елга яшәү минимумы күләмен билгеләү өчен кирәк бу, дип яза “РИА Новости”.
Закон проекты нигезендә, 2023 елда яшәү минимумы күләме 14 375 сум, 2024 елда – 15 049 сум тәшкил итәчәк.

Сүз уңаеннан, кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалар үстерүче гаиләләр 2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм пособие алачак. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән Законга кул куйды.


Фикер өстәү