Чистай районыннан мобилизацияләнгән депутат “Казан Экспо”дагы хәлләр турында сөйләгән

Денис Лоскутов билгеләп үткәнчә, алар бер-берсе белән дуслашып беткән.

Чистай районыннан мобилизацияләнгән депутат Денис Лоскутов “Казан Экспо”дагы хәлләр турында сөйләгән. Ул октябрь ахырыннан хәрби өйрәнүләргә керешүен билгеләп үткән. Депутат ашау-эчү һәм яшәү шартларына зарланмый.

– “Казан Экспо”да һәркайсыбызга хәрби кием бирделәр. Дәресләр даими үткәрелә. Бернинди дә ыгы-зыгы, тавыш-гауга юк, күбесе белән инде дуслашып та беттем, – дип сөйләгән Лоскутов.
Депутат басым ясап әйткәнчә, егетләрнең барысы да – күтәренке рухта.

Исегезгә төшерәбез: мобилизация вакытында Татарстаннан унөч депутат чакырылды. Алар Саба, Теләче, Әлмәт, Балык Бистәсе, Баулы, Әгерҗе, Менделеевск, Кама Тамагы, Актаныш, Буа, Чистай, Алексеевск районнарыннан һәм Казаннан.


Фикер өстәү