Рөстәм Миңнеханов Казанда «Яратам» яңа яшүсмерләр клубында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Яратам» яңа яшүсмерләр клубында булды (Короленко ур., 11а). Республика Рәисен ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Яңа яшүсмерләр клубының төрле түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә 800гә якын казанлы шөгыльләнә алачак. Балалар өчен программалаштыру, 3D-модельләштерү, робототехника буенча дәресләр үткәрелә. Алар шулай ук үзләренең иҗади сәләтләрен ача һәм йога белән шөгыльләнә алалар.

Рөстәм Миңнеханов яшьләр үзәге эше белән танышты, хореография залында, коворкинг һәм киберспорт зоналарында, уку кабинетларында, төрле чаралар үткәрү өчен күп функцияле залда булды.

«Яратам» Казанның «Яшүсмерләр» яшьләр клублары челтәренең 67нче объекты булды, ул бүген 18,8 мең яшь кешене берләштерә.


Фикер өстәү