Иркә песи башы ниләр генә күрми: «Мырау Батыр» кабат сәхнәгә кайтты

Кичә “Чулпан” мәдәният үзәгенә җыелган бер төркем ата-ана кабат балачакларына кайтып килгәндәй булгандыр. Ник дигәндә, Казан Филармониясе артистлары Нәкый Исәнбәтнең данлыклы “Мыраубай Батыр” әсәренә яңа сулыш өргән. “Чулпан” мәдәният сарае сәхнәсендә балалар өчен музыкаль спектакльнең премьерасы булды.

Күмәкләшеп җыелышып, телевизордан хәйләкәр песи турындагы “Мырау батыр” телеспектаклен караган чакларын күпләр хәтерлидер. Ул чакта төп рольне Татарстанның халык артисты Ильдар Хәйруллин башкарды. Кичәге премьераның режиссеры  да ул иде.

Сюжет шул ук. Вакыйгалар Казан артындагы Бәрәзә авылында – Ризван бай йортында башланып китә. Аның Мәрьям исемле кызы Мырау белән якын дуслар була. Әтисе Ризван гына бу дуслыкны өнәми: песине гел ачуланып, тычкан тотмыйсың, дип әрләп тора. Мырау исә баштарак тамашачы алдына, дөрестән дә, үтә ялкау кыяфәттә килеп баса. Ялкаулыгы шул дәрәҗәгә җитә ки: хәтта ул ауларга тиешле тычканнар үзенең үк өстеннән йөри башлый. Ризван бай түзми: ахыр чиктә Мырауны өйдән ук куып чыгара.

Иркә песи анда ниләр генә күрми. Әмма бер вакыйга Мырауның үзен дә, тормышка карашын да тамырдан үзгзәртә! Урман явызлары  — бүре, төлке, кабан һәм аю аның яраткан дусты Мәрьямне урлыйлар. Чарасызлыктан аптырап калган Мырау кая барып, кемнән ярдәм сорарга да белми баш вата. Ахыр чиктә кызны үзе коткара. Спектакльнең иң кызык өлешләренең берсе шул: бу эштә Мырауга аның кан дошманнары булырга тиешле тычканнар да ярдәм итә! Бу мизгелдә залда дәррәү көлгән тавышлар ишетелде.

Гади генә вакыйга кебек. Әмма олысына да, кечесенә дә гыйбрәт алырлык мәгънә салынган. Мырау үзенең ташачысын батырлыкка, һәр вакыйгадан өстен чыгарга өйрәтә, беркайчан да югалып калмаска, үз көчеңә ышанырга өнди.

Музыкаль театр форматындагы әлеге тамашада яңа алымнар табарга тырышулары сизелә. Балалар – иң ихлас, шул ук вакытта иң таләпчән тамашачы бит! Аларны шаккаттыру өчен ай-һай тырышырга кирәк! Ә премьерага килгән сабыйлар спектакльне күз дә алмый карап утырды. Карарлык та бит! Якты, матур төсләр белән уралган сәхнә – урманда, нәкь әкиятләрдә сөйләнгән җәнлек-җанварлар кайнаша. Коры сүз сөйләү юк – бар да, хәтта гади аралашу да җыр-биюгә салынган. Шул рәвешле спектакльне кабул итүе дә җиңелрәк.

Төп рольне яшь артист — Рафаэль Якупов башкара. Мәрьям (Гөлназ Гафурова), Ризван бай (Айдар Габдинов), бүре (Рөстәм Асаев), төлке (Сөмбел Билалова), кабан (Ләйсән Мәхмүтова), куян (Ләйсән Закирова), баш күсе (Алмаз Хәсәнов), аю (Айзат Мардан), хикәяүләүче (Фердинанд Фәтхи) рольләрендә күбебез яраткан артистларны күрергә мөмкин иде. Аларның осталыгы бәхәссез. Ә менә алар белән бергә балалар филармониясендә шөгыльләнгән, “Казан” бию ансамбленең балалар студиясендә йөргән сабыйларның да сәхнә тотуы, дөрестән дә, яңалык булды. Премьераның тагын бер үзенчәлеге бу. Мондый синтез булганда, кызыклы тамаша килеп чыга, билгеле.

Яшерен батырын түгел,  бүген татар балаларына тәкъдим итәрлек милли репертуар әллә ни зур түгел. “Мырау Батыр” музыкаль спектакле исә анда һичшиксез саллы урын алачак. Дәвамлы башлангыч булсын!

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү