Татарстаннан мобилизацияләнүчеләргә медальләр һәм Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтен тапшырганнар

Татарстанның Кырымдагы һәм Севастополь шәһәрендәге вәкилләре октябрь башында, республика җитәкчелеге кушуы буенча, Татарстанда оештырылган 1233 нче мотоукчылар полкында иң яхшы хезмәт итүчеләрне бүләкләгән, дип яза “Татар-информ”.

Хәрби хезмәткәрләргә медальләр һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтен тапшырганнар.
Вәкилләр әйтүенчә, хәрбиләр үзләрен әйбәт хис итә, лаеклы төстә хезмәт итә, үзләре алдына куелган бурычларны уңышлы үти. Алар өчен алгы сызыкка “Боевой листок” һәм “Дуслар” газеталарын китерү оештырылган.

Егетләр Татарстандагв якыннары һәм туганнарына кайнар сәламнәрен тапшырган.


Фикер өстәү