Рөстәм Миңнеханов Россиядәге Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Россиядәге Haier вәкиллеге башлыгы, Россиядәге Haier  бизнесын үстерү директоры Людмила Романова белән очрашты. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Чаллыда Haier җитештерүләрен алга таба үстерү, яңа проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән Haier индустриаль паркы кысаларында да фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.


Фикер өстәү