Әбисенә кунакка кайткан 7 яшьлек малайны поезд бәрдергән

Кичә Башкортстанның Чишмә  районында 2015 елда туган баланы поезд бәрдергән. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, Шиңгәккүл станциясендә йөк поезды кунакка кайткан баланы бәрдергән. Һәлакәт урынына табиблар килгән, ләкин аларга малайның үлемен расларга гына калган.

7 яшьлек малай Уфада яшәгән. Ул әбисендә кунакта булган. Кич белән дуслары белән йөрергә чыккан. Кайбер мәгълүматлар буенча, балалар тимер юл аша йөгергән, ә кечкенә малай югалып калган һәм юлга баскан, дип фаразлана. Поезд машинисты малайны күреп, гудок биргән, әмма әлеге хәлне булдырмый кала алмаган: баланы локомотивның алгы өлеше алып ыргыткан, дип яза «Кызыл таң».

Хокук саклау органнары фаҗиганың сәбәпләрен һәм шартларын тикшерә.


Фикер өстәү