13 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Программист көне

2009 елның 11 сентябрендә ул вакыттагы Россия Президенты Дмитрий Медведев яңа бәйрәм — Программист көнен билгеләү турындагы указга кул куя. Шул вакыттан елның 256нчы көнендә (гадәттә — 13нче, ә кәбисә елында 12 сентябрьдә) илдә Программист көне билгеләп үтелә.

 Россиядә чәчтарашлар көне

13 сентябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен тарак һәм кайчы осталары  — чәчтарашлар билгеләп үтә. Беренче профессиональ чәчтарашлар борынгы Мисырда барлыкка килгән дип санала. Алар, нигездә, фиргавеннәргә һәм аларның хатыннарына хезмәт күрсәткән: чәчләрен буяганнар, кискәннәр, катлаулы прическаалар ясаганнар. Борынгы Мисыр чәчтарашларының хәтта заманча пәке һәм кайчыга ошаган махсус кораллары булган.

Беренче «салоннар» борынгы Грециядә барлыкка килгән. Затлы ханымнар монда чәчләрен һәм  тырнакларын тәртипкә китерә алганнар. Ә менә катлаулы биек прическалар урта гасырда Франциядә барлыкка килә. Аларны, кагыйдә буларак, бер төркем кеше ясаган.

Чәчтараш һөнәре үсешендә яңа этап XIX гасыр ахырында, чәчтараш сәнгатенең беренче профессиональ мәктәпләре барлыкка килгәч башлана. Аны тәмамлаганнарга  хәтта рәсми дипломнар да бирелә.

Бүгенге көндә, кайбер мәгълүматларга караганда, Россиядә 70 меңгә якын чәчтараш һәм матурлык салоны бар, һәм аларның саны арта бара.

 Беренче атлас

1745 елның 13 сентябрендә 19 картадан торган географик «Россия атласы»ның беренче басмасы чыга. Ул бөек математик Леонард Эйлер җитәкчелегендә Фәннәр академиясе тарафыннан төзелә. 1745 елда «Россия атласы»ның барлыкка килүе дөнья география фәнендә зур вакыйга була. Әйтергә кирәк, XVIII гасырның икенче яртысында бу атлас белән чагыштырырлык атлас Франциядә генә була.

Пенициллин уйлап табалар

1929 елның 13 сентябрендә Лондонда инглиз бактериологы Александр Флеминг беренче тапкыр халыкка үзенең ачышын – пеницилин тәкъдим итә. Доклады тыңлаучыларда әллә ни кызыксыну уятмый. Моның сәбәбе – пенициллинның бик тотрыксыз матдә булуында.  Ул кыска вакыт эчендә җимерелгән. 1930 нчы елларда галимнәр пенициллинны яхшыртырга тырышып карыйлар. Тик 1938 елда гына Оксфорд университеты галимнәре Говард Флори һәм Эрнст Чейн пенициллинның чиста формасын аерып чыгарганнар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 


Фикер өстәү