“Татар сүзе” бәйгесенә яңа номинация өстәлгән

Быелгы “Татар сүзе” телевизион нәфис сүз бәйгесендә үзгәрешләр бар. Бу хакта чарага багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр. Аерым алганда, быел бәйгедә мари, удмурт, чуаш, мордва халыклары вәкилләре дә катнаша ала.

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау комиссиясе гамәлгә куйган “Татар сүзе” халыкара нәфис сүз бәйгесе быел дүртенче мәртәбә уздырыла. Оештыручылар – “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе һәм “Шаян ТВ” каналы.
– Узган елгы бәйгедә 3,5 мең кеше катнашты. Бик зур нәтиҗәләргә ирештек. Шул исәптән, “Яңа гасыр” һәм “Шаян ТВ” телеканалларында йөзләр барлыкка килде. Быел исә катнашучылар саны тагын да күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Яңалыклардан, бәйгедә “Туган тел” номинациясе барлыкка килде. Быел башка халык вәкилләре дә катнашыр дип өметләнәбез. Алар да үз сүзләрен җиткерергә тиеш, – диде оештыру комитеты рәисе, “Шаян ТВ” каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.
Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнәчәк:
– 7 яшькә кадәр (7 яшьне дә кертеп);
– 8-13 яшь (8 һәм 13 яшьне дә кертеп);
– 14-17 яшь (14 һәм 17 яшьне дә кертеп);
– 18 яшь һәм өлкәнрәкләр;
– үзе язган әсәрләрне сөйләүчеләр – 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар;
– иҗади гаилә;
– профессионаллар ( атказанган, халык артистлары, шулай ук театр, кино, концерт оешмалары артистлары, дикторлар, нәфис сүз осталары, театраль уку йорты укытучылары һәм башкалар);
– “Туган тел” махсус номинациясе (мари, удмурт, чуаш, мордва халыклары вәкилләре өчен. Яшь чикләве юк).
Номинацияләр:
– “Проза”;
– “Поэзия”;
– “Туган тел” махсус номинациясе (катнашучылар туган телләнрендә төрле жанрдагы, шул исәптән, үзләре язган әсәрләрне башкара ала).

Гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.


Фикер өстәү