Казанга РКБ ягыннан керү юлын киңәйткәннәр

Башкалага көньяктан керү юлында Казан – Оренбург автомобиль юлын дүрттән алты полосага кадәр киңәйткәннәр.

Сүз Р239 федераль автомобиль юлының 10+910 чакрымы һәм 13+700 чакрымы участоклары (Усад авылына юл чишелешеннән Казанга кадәр) турында бара, дип хәбәр итә Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе матбугат хезмәте.

Идарәдән алынган мәгълүматларга караганда, бу юлдан көненә 56 меңләп машина уза. Яңартылган юлда хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен юл билгеләре һәм тамгалары, барьер коймалар урнаштырганнар. Тирә-юньдәге бистәләрдә яшәүчеләр һәм “Ромашка” бакчачылык ширкатенә йөрүчеләргә биредә ике яңа җәмәгать транспорты тукталышы да бар.

Россиядә илкүләм проектлар, Президент Владимир Путин тәкъдиме белән, 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Алар барлыгы – 14. Илкүләм проектлар өч юнәлеш: “Кеше капиталы”, “Тормыш итү өчен уңайлы мохит” һәм “Икътисадый үсеш” юнәлешләре буенча хәл ителә.


Фикер өстәү