65 яшьлек ир үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән

Стәрлетамак районында яшәүче 65 яшьлек офицер, запастагы подполковник үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән. Бу хакта «Кызыл таң» яза. 

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле мин анда, алгы сызыкта, безнең район егетләре белән бергә булырга тиешлегемә инандым. Мин офицер һәм шуңа күрә минем белемнәрем кирәк булачак, дип уйлыйм», — дигән ул.

Хәрби беренче көннәрдән үк үзен СВО зонасына җибәрүләрен сораган, әмма гел кире кагылган. Башта җирле хәрби комиссариатта аны алмыйлар, әмма соңрак ризалашалар, тик тылга хезмәт итәргә җибәрәләр. Әмма ул барлык инстанцияләргә яза һәм, ниһаять, озак көтелгән «яраклы»дип табыла, шушы көннәрдә ул батальон командиры булып, алгы сызыкка киткән.

«Безнең бурычыбыз — Ватанны саклау. Һәркем Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләргә тиеш. Якташларыма мөрәҗәгать итәм: уйланырга вакыт юк, эш итәргә кирәк! Фашизм безнең җиргә килмәсен өчен, сезне фронтка үз теләгегез белән барырга чакырам», — ди ул.


Фикер өстәү