Сырхау хәлен белешү буенча 7 сорауга ҖАВАП

Хәдисләрнең берсендә: «Кеше ике төрле нигъмәтнең – вакытның һәм сәламәтлекнең кадерен белми» – диелә. Бу юлы сәхифәбезне сырхауның хәлен белү әдәбенә багышларга булдык. Сәламәтлеге мөшкелләнгән кеше белән ничек аралашырга? Өмете сүнгән сырхауга «тереләсең» дию алдау саналмыймы? Сырхау кеше янында ничек сабыр булырга?

«Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән шул хакта сөйләштек.

– Диндә сырхауларның хәлен белешү турында ни диелә?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөселманның мөселман каршында алты хакы бар. Шуларның берсе – авырган кардәшенең хәлен белешү», – ди. Моннан шунысы аңлашыла: мөселман тормышта ялгыз түгел! Хәтта якын туганнары булмаса да, аның хәлен башка мөселман кардәшләр белешеп торырга тиеш. Тагын бер хәдистә: «Әгәр дә бер мөселман авыру булган мөселман кардәшенең хәлен белсә, шуның янында торган вакытта фәрештәләр аның өчен ярлыкау сорар», –  диелә.

– Сырхауның хәле сөйләшерлек булмаса, нишләргә? Аның янында үзеңне ничек тотарга?

– Кайвакытта авыруларның кешене күрәсе килмәгән чагы була. Шунысын да аңларга кирәк. Кемдер сызлана, көйсезләнә. Беренче чиратта авыруның артык хәлен алмаска кирәк. Фәрештәләр савап яза, дип, көне буе алҗытып утырырга кирәкми. Мөмкин булганча хәл сораштың, өмет уяттың да, вакытында китү хәерлерәк. Синең килүеңнән авыруның хәле тагын да катлауланмасын. Аның хәсрәте болай да муеннан ашкан бит. Кешенең яшь чакта, акчалы чакта, сау чакта дус-ишләре күп була. Авыргач исә киресе дә күзәтелә.

– Авыру зарланса, ризасызлык белдерсә, нишләргә?

– Адәм баласы: «Нишләп миңа килде бу авыру? Нинди гөнаһларым өчен?» – дип уйлый, төшенкелеккә бирелә. Аллаһы Тәгаләнең безгә карата үз планнары, шуны аңлыйк. Тәкъдир дигәне дә бар. Авыру булмасын өчен – физик күнегүләр дә, ачык һавада булу, ялкау булмау, башкасы да кирәк. Болар барысы да пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтендә бар.

Бик нык борчылган авыруларга диндә яшәргә киңәш итәбез. Намаз уку борчулардан арындыра. Догалар кылып яшәргә була. Кыска сүрәләр укып, ике кулыңа өреп, кулларың белән тәнеңне сыпырырга мөмкин. Бу инде үзеңне өшкерү була.

Мөселман авыру белән көрәшергә тырышырга тиеш. Шуңа күрә чарасын эзләргә мәҗбүрбез, нинди генә сырхау булса да. Кирәк булганда битлек тә кидек, карантинда да утырдык. Мөселман бу мәсьәләләргә җитди карарга тиеш.

Бер мисал: Әюп пәйгамбәр 18 ел авырый. Сәламәтлеген дә, байлыгын да, балаларын да югалта ул. Әмма шуңа да карамастан Аллаһы Тәгаләгә ышанычын югалтмый.

– Сырхау янында кайда утыру хәерле: аяк очындамы, янәшәсендәме?

– Шунда утырырга дигән кагыйдә юк. Иң мөһиме шул: сырхау хатын-кыз икән, гәурәтләре каплаулы булсын. Авыру булган урында йомшаграк сөйләшү хәерле.

– Өметсез авыруга «тереләсең әле» дию дөресме? Алдау булмыймы бу?

– Өметләндерүнең үз тәртибе бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Аллаһы Тәгалә һәр авыруны бар итте исә, шул авыруга шифасын да бирде. Бер генә нәрсәгә дару юк: ул да булса – картлык». Картаюга шифа юк. Әгәр дә кеше ни беләндер авырый икән, «иншәллаһ, аякка басарсың» дию ялганлау түгел. Бу – юату. Бирешмәү, көрәшергә кирәк дигән сүз.

– Авыру янына, әгәр дә ул ашамаслык дәрәҗәдә булса, күчтәнәч алып килү дөресме?

– Якын кешеләреннән сорарга кирәк. Алар яхшырак белә бит. Күп итеп ризыклар алып барсаң, исраф булып, бозылып ятса? Кирәкмәгән әйбер күтәреп бару хәерле түгел. Дару кирәктер, бәлки, ниндидер үлән, башка бер шифалы чарага ихтыяҗ бардыр? Кайчагында акчалата булышырга да ярый. Авыру кешенең чыгымнары бик күп була. Сырхау чакта адәм баласы эшли алмый. Гаиләсе дә мохтаҗлык кичерергә мөмкин. Андый чакта авыру өчен генә түгел, гаиләсенә ярдәм итү дә – саваплы гамәл.

– Сырхау үлеп китсә, якыннарының кайгысын ничек уртаклашырга?

– Кайгы уртаклашу – хәерле гамәл. Бу телефоннан хәбәр язу гына түгел. Ул сүз белән генә булырга тиеш түгел. Җеназада катнашу – саваплы. Әйтик, кайбер мәшәкатьләрдә булышу, чыгымнарны күтәрешү.  Матәм вакыты – өч көн. Шул өч көнлек вакытта без хәл-әхвәл дә белергә, ярдәмләшергә дә тиеш. Өч көн дәвамында мәрхүмнең туганнарын ашату – әҗерле, саваплы гамәл. Мәет чыккан йортта өч көн ризык әзерләмәгәннәр безнең халыкта. Күршеләр, туганнар ашаткан ул гаиләне. Беренче өч көне – иң авыры. Кайгыны уртаклашу, ярдәмләшү дигәндә, шул көннәрне күздә тотсак хәерле. Үлем хәбәрен соңрак ишетсәң, соңрак та кайгы уртаклашу мөмкин.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү