«Ак Барс» академиясе хоккейчысы күнегүләр вакытында аңын югалткан: аның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә

«Ак Барс» балалар‑яшүсмерләр спорт мәктәбе хоккейчысы Савва Скотников баш мие аневризмасы өзелеп хастаханәгә эләккән. Бу хакта Казан клубы Академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл 19 июньдә шәхси җыеннарда күнегүләр вакытында булган.

«Безнең уенчыбыз шәхси җыеннарда күнегүләр вакытында аңын югалтты. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм бригадасыаны хастаханәгә илтте. Барлык кирәкле тестлардан соң хоккейчыга тумыштан килгән баш мие  аневризмасы өзелү диагнозы куелды.

Хәзерге вакытта Саввага операция ясалган һәм ул табиблар күзәтүе астында. Хоккейчының гомерен саклап калу өчен илнең иң яхшы белгечләре көрәшә. «Ак Барс» хоккей клубы хәлне контрольдә тота һәм хоккейчыга һәм аның гаиләсенә һәрьяклап ярдәм күрсәтә», – диелә «Ак Барс» академиясе хәбәрендә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «барслар» системасының 16 яшьлек капкачысы Савва узган сезонда Гагарин Кубогын яулаган ЦСКА голкиперы Всеволод Скотниковның энесе.


Фикер өстәү