Район һәм шәһәрләр ГТО өчен спорт мәйданчыклары һәм хоккей җиһазлары алачак

Татарстан район һәм шәһәрләре ГТО өчен спорт мәйданчыклар һәм хоккей җиһазлары алачак. Спорт министрлыгында узган киңәшмәдә әнә шундый хәбәр җиткерделәр.

Татарстан спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов әйтүенчә, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына әзерлек өчен кече спорт мәйданчыклары барлыкка килүне, шулай ук Татарстанның хоккей спорт мәктәпләрен хоккей җиһазлары белән тәэмин итүне күздә тота.

Шулай итеп, 2019 елда ГТО нормаларын тапшыру өчен тренажерлар белән 18 мәйданчыкны китерү һәм монтажлау планлаштырылган, Муниципаль берәмлекләр тиешле җир участокларын әзерләргә тиеш.

«Татарстанның спорт мәктәпләрен хоккей җиһазлары комплектлары белән тәэмин итүгә килгәндә, ул боз салу һәм җыештыру өчен машиналар, универсаль мәгълүмат таблосы, боз катыру һәм җыештыру өчен ножкалар өчен станок, шулай ук тимераяк, хоккей капкасы өчен станок, тимераякларны киптерү җайланмалары һәм кайбер тренажерлар белән тәэмин итүне күздә тота, шул исәптән шууу күнекмәләренә өйрәтү, һөҗүмчеләрнең күнекмәләрен сынап карау, сугу өчен мишеньнәр һәм башкалар», –  дип сөйләде спорт министры урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, «Демография» милли проектының «Спорт — яшәү нормасы» федераль проекты сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның өлешен арттыруны, шулай ук Россия Федерациясендә даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнарның өлешен 55% ка кадәр арттыруны күздә тота, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

 


Фикер өстәү