Быел “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе ярдәме 28 меңләп укучыга барып ирешәчәк. Шулар арасында 1 нче сыйныфка баручы 7 меңнән артык укучы бар. Июнь башында 2 меңләп сабыйны сөендергәннәр инде. Башкалар да читтә калмаячак.
Бүләк өләшүне Балаларны яклау көнендә үк башлаганнар иде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бигрәк тә Әгерҗе, Әлки, Бөгелмә, Кайбыч, Түбән Кама, Тукай районнарында балаларны мәктәпкә әзерләү эше актив бара. 1 августта исә чараның икенче өлеше старт алачак. Берәүләр бер көнлек хезмәт хакын күчерсә, икенчеләр хәйрия аукционнары, изге эшләр марафоннары үткәрә. Кибетләрдә махсус әрҗәләр дә куела. Иганәчеләр генә түгел, теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. 2007 елдан Татарстан Президенты тәкъдиме белән уздырылучы чарада барлыгы 194 мең укучыга 249 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Дәфтәр, карандаш, каләм кебек уку кирәк-яраклары тутырылган букчаларны кечесе-олысына карамыйча өләшәләр. Юмартрак хәйриячеләрдән мәктәп формасы, спорт һәм аяк киемнәре, уку товарлары алырга сертификатлар эләгергә мөмкин. Велосипедлар белән сөендерүчеләр дә очрый. Аз керемле, күп балалы, балаларны тәрбиягә алган, әти-әниләре авыру булган гаиләләргә, авыру балаларга бирелә бу ярдәм. Тик шулай да мохтаҗлыкның чиген ничек билгелиләр?
– Төпчек улым Әмир быел 1 нче сыйныфка укырга бара. Олысы техникумда укый. Ике баламны да ялгыз үстерәм. Ирем булышмый, алимент та түләми. Социаль яклау бүлегеннән бернинди пособиеләр дә алмыйм. 23 мең сум хезмәт хакын өч кешегә бүләләр дә, безнең хәлебез әйбәт булып санала. Шуңа күрә соранып йөрисе килми, – ди Казанда яшәүче Альбина Әхмәдиева. – Әгәр улыма букча бүләк итсәләр, каршы килмәс идем. Баланы мәктәпкә әзерләргә дип җыйган 15 мең сум акчам бар. Иң кирәкле әйберләрне алырга җитәр дип уйлыйм. Абыйсыннан калган киемнәрнең дә кирәге чыгар.
Мондый букчалар башкалабызда яшәүче 7 бала анасы Әнисәнең өч баласына эләккән.
– Безгә аны августның 25еннән соң бирәләр. Бу вакытта инде мәктәпкә җыенып беткән буласың. Соңламасыннар иде. Әйберләр дә сыйфатлырак булсын иде. Әлбәттә, балалар сөенә инде. Укый башлаганчы ук пластилинны әвәли башлыйлар. Биргәч, рәхмәт инде, – ди Әнисә.
Хәле авыр булган һәр гаилә дә мондый ярдәмне сорый аламы? Балтач социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиатуллина белдергәнчә, башта мәгариф бүлекләре мәктәпләрдән мохтаҗ гаиләләрнең исемлеген җыя. Аны социаль яклау бүлекләренә тапшыралар.
– Бу – хәйрия акциясе. Авыл җирендә иганәчеләр алай күп түгел, алар болай да барлык бәйрәмнәрдә дә булыша. Авылда кемнең мохтаҗ булуы уч төбендәге кебек күренә. Бер мәртәбә ярдәм алмаган гаиләләрне дә читтә калдырмаска тырышабыз. Һәр сораган кешегә дә ярдәм тимәскә мөмкин. Күп балалы гаиләләр арасында тормыш шартлары яхшы булучылар да бар, – ди белгеч.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat