«Кайтам» дип шалтыраткан, тик кайтып җитмәгән: Тукай районында 23 яшьлек югалган балыкчы егетне эзлиләр

Татарстанның Тукай районында югалган 23 яшьлек егетне эзләү дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә балыкчыны полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә Мусабай-Завод, Күперле, Шөкрәле, Ташкичү авыллары янәшәсендәге кырлардан, су буйларыннан эзләгәннәр.

Барлыгы 32 квадрат километр җир тикшерелгән.

20 июньдә әлеге егет Мамадышка балык тотарга киткән, көндезге 3ләр тирәсендә туганнарына шалтыратып, өйгә кайтырга җыенуы хакында хәбәр иткән, әмма өенә кайтмаган.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү