«Алга» батальонына «Ахмат» бронеавтомобиленең беренче үрнәге тапшырылды

Татарстан кешеләреннән торган «Алга» батальонына «Ахмат» бронеавтомобиленең беренче үрнәге китерелде. Батальон командирына техниканы кичә иртән тапшырдылар. Ул тантаналы тезелеш белән узды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Ахмат» машинасының макет үрнәген «КАМАЗ» автозаводында Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы вәкиле алды.

Бронеавтомобиль Украинадагы махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнгән. «Ахмат» машиналары Россия комплектлау әйберләреннән җыела, алар саклау буенча югары класслы, шулай ук бу техника бик тиз ясала.

Алданрак Татарстанда үз теләкләре белән хәрби хезмәткә алынучылардан торган ике батальон формалашуын хәбәр иткән идек. Алар әзерлек узганнан соң Украинага хәрби бурычларга юл тотачак. Исемле батальоннарда катнашучыларның һәрберсенә 360 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган. Моннан тыш, батальон хәрби хезмәткәрләренә ташламалы шартларда торак сатып алу мөмкин булачак.


Фикер өстәү