Татар бугазында, дистәләрчә балыкчы утырган баржалар, якорьдан ычкынып, диңгезгә киткән

Җил кайсы якка иссә, шунда таба йөзүче судноларда 124 кеше калган.

Япон һәм Охота диңгезләрен үзара тоташтыручы Татар бугазында дүрт баржа якорьларыннан ычкынган. Аларда – 124 кеше, дип яза ТАСС, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына таянып. “Бәй”дән ычкынган суднолар Сахалин утравына таба көньяккарак юл алган.

МЧСның Хабаровск крае буенча идарәсеннән белдерелгәнчә, балыкчыларны коткару эше башланган. Ми-8 вертолетлары инде әзер дә икән. Шулай ук авиаүзәк кешеләрне эзләү һәм коткару өчен тулы әзерлеккә куелган.


Фикер өстәү