Су-35 истребителе Охота диңгезендә һәлакәткә юлыккан

Су-35 истребителе Охота диңгезе өстендә һәлакәткә юлыкты, дип хәбәр иттеләр Көнчыгыш хәрби округында.

Самолетның планлы укыту-күнегүләр очышларын башкарганда двигателе эштән чыккан. «Беренчел мәгълүматлар буенча, самолет Охота диңгезе акваториясендә төшкән», — дип белдерделәр матбугат хезмәтендә (ТАСС буенча цитата).

Пилот катапультация ярдәмендә исән калган. Аны тиз арада эзләү төркеме тапты, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, Көнчыгыш хәрби округы комиссиясе вакыйганы тикшерә башлады.


Фикер өстәү