Республикада августта +32 градус эссе булачак

Җәйнең соңгы аеның беренче көнендә Татарстанда +32 градус эссе булыр дип көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез явым-төшем көтелми.

Төнлә һава температурасы көндез +27.. +32 градус җылы булачак.

 


Фикер өстәү