Йолдызнамә | 2 – 8 август

Кучкар (21.03 – 20.04) Күңелегезнең тынгысыз мәле. Акча мәсьәләсе дә, башка эшләрегез дә очраклы килеп чыккан хәлләргә бәйле булачак. Атна ахырында җитәкчегез белән матур гына аралашу көтелә. Сүз башлыча хезмәт хакын арттыру турында (ул гына да түгел әле!) барачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бу атнада күбрәк вакытыгызны ялгызлыкта үткәрү әйбәт. Үткәндәгеләрдән гыйбрәт алып, эчке мөмкинлекләрне барлап утыру өчен кирәк бу. Иҗади кешеләр алсу хыялларының гамәлгә аша башлавын күреп, балаларча сөенәчәк. Аларга тегеннән-моннан акча керү юллары да киңрәк итеп ачылачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Ниндидер проблема күңелегезне тырнап торамы әллә? Хафаланасы юк: изге күңелле кешеләр аны хәл кылу юлларын төгәл генә күрсәтеп бирәчәк. Тормышыгызны яхшы якка үзгәртердәй бер яңалык исә үзегезне бөтенләй дә канатландырып җибәрәчәк.

Кысла (22.06 – 22.07) Эштә – мәшәкатьле чор. Ләкин бик арысагыз да, бу халәтегезне кешегә белгертмәгез. Бигрәк чыдам икән бу, дип уйласыннар. Алга таба карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен шулай кирәк. Атна урталарында эчке тоемлавыгыз уңайсызрак хәлләрдән коткарып калачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Нинди генә эшкә алынсагыз да, кеше көнләштерерлек нәтиҗәгә ирешәчәксез. Тик артык үҗәтлек кенә күрсәтмәгез – уңайсыз хәлдә калу куркынычы бар. Атна уртасында очраклы бер күрешү күңел кылларыгызны тибрәтеп, бик матур хатирәләрне яңартып җибәрер.

Кыз (24.08 – 22.09) Күпләргә маңгайдан тир чыгарып, итәк-җиңнәрне җыеп эшләргә туры киләчәк. Ыгы-зыгыдан башыгыз әйләнмәсен, нерв күзәнәкләрегез какшамасын өчен, ашыктырганга исегез китмичә, үз көегезгә генә эшләргә тырышыгыз. Атна ахырында хезмәттәшләрегезнең сөендерүен көтегез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Юлыгыздагы барлык киртәләр алыначак. Иң мөһиме, барлык бурычларны үтәп, эшләрегезне ахырына җиткерергә! Сезне эштә җитди үзгәрешләр көтә. Мөстәкыйльлек кирәк, юкса уңышка ирешү авыр булачак. Беркемгә дә нәрсәнедер расларга маташмагыз – болай да барысы да аңлашылачак.

Чаян (24.10 – 22.11) Уңышка илтүче юл  шактый ук озын һәм катлаулы. Әмма аның ахыры бик хәерле булачак. Тырышлыгыгыз, хезмәтегез бушка китмәячәк. Өстәвенә әле якыннарыгыз да әйбәт кенә хәбәрләр белән куандырачак.

Укчы (23.11 – 21.12) Киеренке атна. Күп көч-энергия исраф итәчәксез. Ләкин хафаланасы юк: элекке халәтегезгә бик җиңел һәм тиз кайтачаксыз. Бу атнада кеше арасында күбрәк йөрергә тырышыгыз. Кызык хәлләр турында ишетеп, хәйран калачаксыз!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Авыр гына бер проблемагыз, көтелмәгәнчә, бик уңышлы хәл ителәчәк. Керемнәрегез хезмәт сөючәнлегегезгә, осталыкка, эшнең барлык нечкәлекләрен белүегезгә бәйле булачак. Бу чорда җитәкчелеккә омтылу түгел, бәлки үз бурычларыңны тел-теш тидергесез башкару әйбәт.

Сукояр (21.01 – 19.02) Күңелегез күп акча бәрабәренә күңелсез эшләр башкаруга түгел, ә иҗатка тартылыр. Атна уртасында бер кеше белән очрашу күңелегездә матур хисләр уятыр. Файдалы элемтәләр урнаштыру өчен форсат чыгар.

Балык (20.02 – 20.03) Көч-энергиягез ташып торган чак. Кайберәүләр белән сүзгә керү ихтималы юк түгел. Ничек тә сабыррак булырга, бәхәсләшмәскә тырышыгыз. Юкса акчага бәйле проблемалар килеп чыгу ихтималы бар. Ял көннәрендә хәләлегез белән үзара мөнәсәбәтләрне тагын да җылытып җибәрердәй хәлләр булып алыр.


Фикер өстәү