Казаннан Зөя шәһәр утравына су юлыннан барырга теләүчеләргә быелдан рейслар санын арттырганнар

Элек — бер булса, хәзер — дүрт. Казаннан Зөя шәһәр утравына су юлыннан барырга теләүчеләргә быелдан рейслар санын арттырганнар. Белгечләр моны узган ел әлеге юнәлештә сорау зур булу белән аңлата. Татарстанда навигация ачылды.

Казан елга порты иртәнге сәгать җидедә генә эшли башласа да, шимбә иртәсендә сәгать алты тулып китүгә үк ишек төбендә чират җыела башлады инде.

— Су юлы ачылганны түземсезлек белән көттек. Югары Осланның Ташевка авылында бакчабыз бар. Казанда яшәсәк тә, җәе буе шунда йөрибез, — ди чиратта торучы Наил Тимуршин. — Быел яз иртә килде. Тик елгачылар гына ашыкмады.

Бу мәсьәләгә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Хава һәм су транспорты бүлеге җитәкчесе Алмаз Габдрахманов ачыклык кертте.

— Яз иртә килде, әлбәттә. Әмма судноларны әзерләү графигы турында да онытырга ярамый. Ул алдан ук төзелә. Без су юлын мөмкин кадәр иртәрәк ачу өчен хәлдән килгәнне эшләдек, — дип сөйләде ул.

Алмаз Габдрахманов әйтүенчә, Идел һәм Чулман елгаларында «Татфлот» һәм Чаллы суднолар йөреше компанияләре йөриячәк.

— Быел су юлында социаль әһәмияттәге ун маршрут гамәлдә булачак. Әлеге маршрутлар буенча 12 судно йөриячәк. Аларның барысы да тиешле тикшеренүләрне узган, техник торышлары яхшы. Суднолар куп дигәндә 240 кешегә исәпләнгән. Тиешеннән артык билет сатылмый. Махсус программа моны чикли. Шуңа күрә суднода кеше артык күп булырга мөмкин дип борчыласы да юк, — диде министрлык вәкиле.

Иртәнге сәгать сигез тулганчы Идел буйлап ике як-якка ике судно кузгалды. Апалы-сеңелле Альбина һәм Сабина Хаҗиевалар озын яллар һәм навигация ачылудан файдаланып, Зөя шәһәр утравына сәяхшт итеп кайтырга булган. «Бер букча тәм-том алдык, моңарчы корабка утырганыбыз юк иде әле. Кассада халыкның күплегенә шаккаттык», — ди алар.

Казан елга портының пассажирларны ташу хезмәте җитәкчесе Эльмира Захватова әйтүенчә, алар былтыр сорау зур булган юнәлешләрне өйрәнгән һәм быел шул якларга рейслар санын арттырганнар. Шул исәптән, Зөя шәһәр утравына да.

— Былтыр ялларда көнгә бер рейс булса, хәзер — дуртәү, — диде ул. — Казаннан су буенча утрауга барып җитү өчен якынча ике сәгать ярым вакыт кирәк. Быел расписаниегә бәйле үзгәрешләр дә бар. Шуңа күрә халык игътибарлырак булсын иде.

Су юлын үз итүчеләргә сөенечле хәбәр дә бар. Елга порты пассажирларына билет бәясе узган ел дәрәҗәсендә калган.

— Бәяләрне Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгели. Пассажир агымы зур булган Югары Ослан, Ключищи, Түбән Ослан торак пунктларына, мәсәлән, билет бәясе 87 сум тора,- диде Эльмира Захватова.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү