Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның елга порты территориясен реконструкцияләүгә старт бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов елга порты территориясендә беренче торак комплексы төзелешенә старт бирде. Порт урамы районында беренче нигез ташын салу тантанасында шулай ук Сбербанк ГАҖ Идел — Нократ банкы вице-президенты-рәисе Петр Колтыпин, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

«Бу мәйданда эш башларга берничә омтылыш булды, төрле проектлар булды. Казанга карасаң, Иделгә бөтенләй чыгу юлы юк. Кешеләр яши һәм бу матурлык белән ләззәтләнә алсын өчен мөмкинлек юк. Миңа системалылык һәм әлеге мәсьәләне хәл итүгә уникаль караш ошады», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шәһәрдә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәклеген ассызыклады. «Бу башка уңайлылык дәрәҗәсе булачак, бу безнең башкала өчен архитектура хәл ителешләренең яңа башлангычы. Менә шундый югары стандарт. Мин инвесторлардан истә тотуларын сорыйм – бу безнең шәһәр омтылырга тиешле үрнәк булырга тиеш. Күрерсез – монда, бу микрорайонда яшәү бик уңайлы булачак», — дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Яңа торак комплекс 100 мең кв. метрдан артык мәйданда уртача катлы квартал төзелешеннән торыр дип көтелә. ТК архитектура концепциясендә татар милли үзенчәлеген, әйтик, Сөембикә манарасы образын биналар сызыкларында чагылдыру каралган. Фасад һәм төс хәл ителешләрен сайлаганда, архитекторлар XIX гасыр татар милли чигү үрнәкләрен исәпкә алганнар.

Биредә 1,5 млн кв .метр торак һәм 1,3 млн. кв. метр административ һәм коммерция биналары барлыкка килер дип планлаштырыла. Күп функцияле төзелеш төп шәһәр төзелеше нокталарында биек катлы доминантлар белән берлектә урта катлы булачак. Территория җәмәгать һәм мәдәни мәйданчыклар белән тулы булачак. Казан үзәге белән җәяүлеләр элемтәсе каралган.

Территория үсеше ике этапта узачак. 71,2 гектар мәйданлы беренче этап территориясен планлаштыру проекты 337 мең кв. метр торак, 1224 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 1380 урынга исәпләнгән сигез балалар бакчасы, 1,3 километр озынлыктагы яр буе һәм сквер төзүне күздә тота. Территория үсешенең икенче этабы эшләнә. Проектны тормышка ашыру вакыты якынча ун ел.

Елга порты территориясен реновацияләү идеясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановныкы.


Фикер өстәү