Владимир Путин запастагы хәрби хезмәткәрләрне хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйган

Запастагы ир-егетләрнең бер өлеше быел да, гадәттәгечә, хәрби җыеннарга чакырылачак. Россия Президенты Владимир Путин бу хактагы  указга кул куйган.

“Запастагы гражданнарны 2023 елда Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә, Нацгвардия гаскәрләрендә, дәүләт сагы органнарында һәм Федераль иминлек хезмәте органнарында хәрби җыеннар узу өчен чакырырга карар бирәм”, – диелгән хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында басылып чыккан документта.
Ил Хөкүмәтенә һәм төбәкләрнең башкарма хакимияте органнарына хәрби җыеннарга чакыру һәм аларны үткәрүгә бәйле чараларны тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Документ “Хезмәт урынында файдалану өчен” дигән ике пункттан тора. Указ рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
Россия законы нигезендә, резервтагы хәрби хезмәткәрләр өчен җыеннарның максималь вакыты гадәттә ике ай тәшкил итә. Аларга повесткалар елына бер тапкыр җибәрелә. Шул ук вакытта запаста булу чорында хәрби хезмәттәге вакыт 12 айдан артмаска тиеш.


Фикер өстәү