Рөстәм Миңнеханов: «Без ярдәмгә чыннан да мохтаҗларга гына булышырга тиеш»

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан инвесторлары клубы эшенең еллык йомгакларына багышланган чарада катнашты. Очрашу барышында ул җиткергән төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

…Минем уйлавымча, бүген без инновацияләр һәм яңа технологияләр өлкәсендә көндәшлеккә сәләтле була алабыз. Хакимиятнең төп бурычы  ул – халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Җир шарында булган бөтен әйбернең өчтән бер өлеше бездә (Россиядә. – Ред.) җитештерелә. Безне ник яратып бетермиләр? Яратмыйлар, дип әйтәсем килми. Чөнки бездә башкаларда булмаган әйберләр күп. Без, әлбәттә, алар өчен көрәшәчәкбез.

…Татарстандагы яңа сәнәгать мәйданнары – Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, махсус икътисадый зоналар республикадагы барлык сәнәгать продукциясенең 10 процентын җитештерә. Бу бик күп.  Без инфраструктура һәм система булдырдык. Ул эшли. Моны дәүләт түгел (инвестиция проектларын тормышка ашыру турында. – Ред.), ә инвесторлар бурычка алган акчага һәм үз хисабына тормышка ашырды. Минем уйлавымча, хакимият тиешле шартлар тудырырга тиеш. Ә акча тарату, яхшы булып күренергә тырышу – ялгыш юл. Без ярдәмгә чыннан да мохтаҗларга гына булышырга тиеш. Рәттән китеп түгел. Болай эшләү «тагын бирерләр әле» дигән ялгыш фикер уята.

…Ел азагына кадәр Татарстанда 1,4 триллион сум салым җыеп алынырга тиеш. Шуның 400 миллион сумга якыны республикага туры килә, ә 1 триллион сум акча  федераль үзәккә китәчәк. Татарстан – ил күләмендә зур салым түләүчеләрнең берсе. Бу  дөрес тә. Ил алдында иминлек, оборона бурычы тора. Бигрәк тә бүген: кем фронтта, кем тылда – барыбыздан да ярдәм таләп ителә.

…Килеп чыккан хәлләр бездән логистиканы үзгәртү, төрле карарлар кабул итү һәм технологияләрдән файдалану мөмкинлеген булдыруны таләп итә. Әйе, без технологияләр эзлибез. Бәлки, безгә кайчак үзебезгә утырып уйларга кирәктер. Безнең бабаларыбыз атом бомбасы, ракеталар, иң яхшы очкычлар уйлап тапкан бит. Моның өчен Россия дәүләтенең акыл дәрәҗәсе һәм мөмкинлекләре җитәрлек дип уйлыйм. Билгеле, күпмедер вакыт базарлар белән кыенлыклар кичерәчәкбез, әмма безне көткән якка таба карарга кирәк.


Фикер өстәү