«Ватаным Татарстан» 2021 елга йомгак ясады

Бүген «Ватаным Татарстан» редакциясе узып баручы елга йомгак ясады.

Редакция хезмәткәрләрен котларга «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татарстан» ДТРК генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов та килде.

Журналистыбыз Чулпан Гарифуллинага (төп фотода) Айдар Сәлимгәрәев үзе имзалаган Рәхмәт хатын һәм редакция даими уздырып килә торган «Ел журналисты» исеменә лаек булуы уңаеннан бүләк тапшырды.

Шулай ук ел дәвамында актив булган журналистларыбыз Зөһрә Садыйкова, Сәрия Мифтахова, Динә Гыйлаҗиева, Гөлгенә Гыйльманова, Фәния Әхмәтҗанованы җитәкчелек бүләкләде. Корректорлар һәм верстка бүлегендә эшләүчеләргә сертификатлар тапшырылды.

 

Илдар

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү