Пандемия аркасында яман шешнең башлангыч стадиядә ачыклану очраклары кимегән

Татарстанда яшәүче һәр 35 нче кеше яман шештән интегә. Әлеге чир белән исәптә торучылар саны исә 110 меңнән артык. Онкологиягә каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында әнә шундый саннар яңгырады. 

Рәсми саннар хафага салса да, соңгы берничә айда тормышыбызда яман шеш дигән мәкерле чирнең барлыгы бераз онытылып торды кебек. Телдә “коронавирус” кына булды. Пандемия аркасында кирәксә-кирәкмәсә хастаханә юлын таптамаска тырыштык. Медицина тикшеренүе, диспансеризация узуларны әйтәсе дә юк. Нәтиҗәдә, яман шешне башлангыч чорда ачыклау очраклары да кимегән. “Узган ел яман шешнең 1-2 нче стадияләрдә ачыклану очрагы 61,1 процентны тәшкил итте. Бу – Россия төбәкләре арасында бик җитди һәм югары күрсәткеч. Әмма узган ел диспансеризация программасы тулы куәткә эшләсә, чирнең башлангыч чорда ачыклану күрсәткече тагын да югарырак була алыр иде. Шуңа күрә бу тикшеренүне һәркемгә, начар гадәтләре булган, сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган кешеләргә бигрәк тә узарга киңәш итәр идем”, — ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов.
Иң еш ачыклана торган яман шеш төрләре елның-елында үзгәрешсез кала. Бу исемлекнең беренче өчлеген юан эчәклек (13 процент), тире (12,1 процент), күкрәк бизе (11,9 процент) яман шеше тәшкил итә. Җенес органнары, үпкә, ашказаны яман шеше дә иң еш ачыклана торган очраклар рәтендә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү