Рөстәм Миңнеханов «Кадрлар резервы»нда катнашучыларның инициативаларын уңай бәяләде

Тармакларны цифрлаштыру, агросәнәгать комплексын үстерү, төзелеш тармаган камилләштерү. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Кадрлар резервы» программасы катнашучылары үз проектларын тәкъдим итте. Чара Хөкүмәт йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та катнашты.

Резерв вәкилләре Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә бәйле проектларны тәкъдим итте. Проектларның күп өлеше аерым тармакларны цифрлаштыру, агросәнәгать комплексын, сәламәтлек саклау, социаль өлкәне үстерү, шул исәптән төзелеш тармагын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов «Кадрлар резервы»нда катнашучыларның инициативаларын уңай бәяләде. Ул тиешле ведомстволарга алар тәкъдим иткән проектларга игътибар итәргә кушты.

«Кадрлар резервы» – республиканың идарә итү потенциалын үстерү максатын күздә тоткан проект. Ул 2014 елдан бирле уза. Анда катнашу өчен Татарстанның иң яхшы идарәчеләрен сайлап алалар. Ел дәвамында резервчылар республика һәм федераль белгечләрдә махсус укулар уза, республика муниципалитетларында һәм предприятиеләрендә стажировка программасында катнаша, остазлар белән берлектә Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проектлар әзерли.


Фикер өстәү