Давыл тукталышларны аударган, машиналарны юл кырыена очырткан

Бүген – 14 апрельдә Башкортстанның кайбер районнарында бик көчле җил-давыл күзәтелә. Кайбер хәбәрләргә караганда, Баймак шәһәрендә давыл автобус тукталышларын аударган, машиналарны юл кырыена очтырткан, дип яза NewsBash.

Көчле җил профнастилдан эшләнгән автобус тукталышын янәшәдәге йорт тирәсенә “ыргыткан”. Хәзерге вакытта анда махсус техника эшли. Давыл юлдан баручы машинаны юл кырыена очырткан. Баймактан Сибайга таба барганда шундый хәл булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы секундына 26 метр тизлектә көчле җил көтелүе турында кисәткән булган.


Фикер өстәү