Татарстанда һава торышы бозыла: көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә

Республика Гидрометеоүзәге иртәгә – 26 апрельдә республика территориясендә һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә көндез һәм кичен Татарстанда, Казанда секундына 15-20 метр, урыны белән 23 метр тизлектә (Казанда – секундына 20 метр) көчле җил көтелә. Шулай ук урыны белән яшен, боз булырга мөмкин.
Пәнҗешәмбе – 27 апрельдә аз гына яңгыр, секундына 15-17 метр тизлектә җил. Һава температурасы сизелерлек үзгәрмәячәк.
Җомга һәм шимбә – 28-29 апрельдә Татарстан бик җылы һава агымнары чолганышында калачак. Явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +20…+26 градуска кадәр күтәреләчәк.


Фикер өстәү