“Без барыбыз да шок хәлендә” – Бишенче сыйныф укучысы үз-үзенә кул салган

Башкортстанның Благовещенск районындагы бер урта мәктәптә 5 нче сыйныфта укучы малай үз-үзенә кул салган. ГорОбзор.ру хәбәр иткәнчә, баланы бу коточкыч гамәленә сыйныфташларының котыртуы, кимсетүе китергән булырга мөмкин. Социаль челтәрләрдә язуларынча, бала аутизмнан интеккән
Басма хәбәрчесенә баланың үлеме турында мәгълүматны район хакимиятенең мәгълүмат-анализ эше бүлегендә раслаганнар.

“Хәзерге вакытта малайны җирлиләр. Гаиләгә кирәкле барлык ярдәм күрсәтәчәкбез. Коточкыч фаҗига: без барыбыз да шок халәтендә. Инвалид бала иде, диагнозын әйтә алмыйм. Социаль челтәрләрдә коточкыч әйберләр турында язалар”, – диелгән район хакимиятеннән.


Фикер өстәү