Тимур Сөләйманов: «Дулкынга каршы барып булмый»

Яшьләр янына барырга, алар йөргән сукмаклардан атларга кирәк. Татарстан Рәисе ярдәмчесе,  «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов фикере бу. Аның белән яңа хәрәкәтнең пионериядән аермасы, замана баласында теләк һәм җаваплылык, бурыч һәм ирек турында сөйләштек. 

– Тимур Җәүдәтович, яңа оешма турында сүз чыгуга аны «яңа пионерия» дип атый башладылар. Аермасы нәрсәдә?

– Оешманы «яңа пионерия» дип атаулары гадәти. Олы яшьтәгеләр бу сүзне сагыну-сагыш, җылылык белән әйтә. Чөнки ул алар өчен яшәү, фикерләү рәвеше иде. Анда булган образлар, геройлар, дуслар, бала чакларын искә алалар. Пионерия – яшьләрне тәрбияли торган социаль технология дә. Яхшылыкка гамәлсез берничек тә өйрәтә алмыйсың. Бөтен нәрсә хәрәкәт белән генә эшләнә. Ә яңа заман яшьләре пионериянең ни икәнен белмиләр. Бүгенге заманның эчтәлеге бөтенләй икенче төрле. Балага, яшьләргә карата мөнәсәбәт моннан 30, 40 яки 50 ел булганы белән чагыштырганда катлаулырак. Хәзерге яшьләр онлайн тормышта да яши, алар виртуаль белән чынбарлыкны аермый. Виртуаль дөньядагы мөнәсәбәтләрне көндәлек тормышта да тоя, ул аларга зур йогынты ясый. Җавапны шуннан эзлиләр. Шуңа күрә, бик теләсәләр дә, бүген кабат пионерия кору мөмкин түгел. Ул дөрес тә булмас иде. Чөнки бу хәрәкәт яшьләргә якын булырга, ә моның өчен алар аны үзләре уйлап чыгарып, тулыландырып, әйдәп барырга тиеш. Шулай эшләмәсәң, коры, формаль оешма килеп чыга. Чын хәрәкәтне административ алым белән генә кора алмыйсың.

Бүгенге шартларда бигрәк тә…

– …чөнки иң зур кыйммәт  –  баланың игътибары. Аны кызыксындырырга кирәк. Шуннан соң гына ул теләп катнаша һәм әлеге хәрәкәттәге кыйммәтләрне кабул итә башлый. Әмма пионериядәге файдалы, сыйфатлы һәм эшли торган алымнар, мисаллар күп булды. Әйтик, шул ук атрибутика, җырлары-шагыйрьләре белән әлеге оешма мохите булдырылган иде. Мәктәптә – пионерлар. Алар – синең сыйныфташ кына түгел, синең белән бер дулкындагы дуслар да. Укытучың да кайчандыр пионер булган кеше, димәк, ул –остаз гына түгел, сине аңлый торган кеше дә әле. Лагерьга барсаң – пионер. Телевизорны кабызсаң, алар турындагы фильм. Китапны ачсаң, пионерлар турында укыйсың. Тирә-яктагы мохит 360 градуска шушы хәрәкәткә бәйле. Балада, әлбәттә, мин дә пионер булам дигән хис туа. Бүген моны эшләү авыррак. Чөнки мәгълүмати мохит тулган. Ләкин була. Ничек итепме? Хәрәкәт, гамәлләр аша. Карап утыру түгел, баланың анда үзе дә катнашуы кирәк. Үзең пешергән бәлеш әнинекеннән, хатынныкыннан тәмлерәк булмаса да, кадере күбрәк. Һәм тәҗрибә дә арта.

Аннары пионерия партиягә дә бәйле иде. Башта октябрят буласың, аннары пионер, комсомол килә. Без партия оешмасы түгел, төп эшебез яшьләрне тиешле кыйммәтләр белән тулыландырып, принципларны кулланып, бер-берсе белән дуслаштырып, таныштырып, тормышка әзерләү. Тормышта мәгълүмат бик күп. Шул шартларда бала тотрыклы кеше булып өлгерергә тиеш. Гаиләнең генә кулыннан килә торган эш түгел бу. Аның тирәсендә мохит, кешеләре шундый булырга тиеш. Дөрес башкарып чыга алсак, әлеге хәрәкәт аша җәмгыятьне үзгәртә алырлык яңа буын яшьләре үсеп җитәчәк.

Бала бу оешмага ничек керәчәк?

– Иң беренчесе, үзе теләп.

Ә ул теләк каян барлыкка килә?

– Командабыз белән актив мәгълүмати эш башладык. Атна саен 4–5 районга барып, укытучылар-директорлар белән очрашабыз. Бу аларга өстәмә эш, яңа бирем түгел – шуны аңлатабыз. Бу, киресенчә, аларга ярдәм булачак. Чөнки һәр мәктәптә теләге, тәкъдиме булган яшьләрне берләштерүче хәрәкәт оешса, бу остазларга – таяныч, үзен таба алмаган яшьләргә этәргеч булачак. Бу оешма мәктәп, колледж кына түгел, үсмерләр клублары, яшьләр үзәкләре, сәнгать мәктәпләре, киләчәктә спорт мәктәпләрендә эшләячәк. Мондый клублар кайда бала бар – шунда оешачак. Актив яшьләр бар, алар күп. Әлеге хәрәкәт эшләп китсә, аңа башкалар да кушылачак. Бу – активистлар хәрәкәте түгел. Бу – белемгә, хәрәкәткә омтылган, кызыклы һәм файдалы эшчәнлек аша яңа дуслар табарга теләгән кешеләр хәрәкәте. Шөкер, андыйлар күп.

Балалар өчен чаралар күп. Ләкин нәтиҗәсе без теләгән дәрәҗәдә түгел. Бала аларны «акыл өйрәтү» дип кабул итә. Без исә «үзебез оештырдык, катнаштык» дигән фикер, җаваплылык хисе барлыкка килсен дип телибез. Аларны кулларыннан тотып эшләтәсе түгел, тәкъдимнәре белән үзләре киләчәк.

Ирекле хәрәкәт дип әйттегез, әмма безнең эшне арттырып үти торган гадәт тә бар. Бөтен баланы бер оешмага кертү омтылышы булмасмы?

– Яшьләр күп булсын. Әмма эше тиз булмасын. Мәҗбүри булса, ясин чыгып, бу эшне шунда тәмамларга да була инде. Шуңа күрә аңлатабыз, районнарга йөрергә, мәктәпләргә барып җитәргә тырышабыз. Бу эшне бергәләп, зинһар, дөрес итеп эшлик дибез. Төп фикеребез әнә шул. Хисап, квота сорамыйбыз. Санда түгел, сыйфатта эш.

Бүгенге балалар берләшергә ризамы?

– Төрлесе бар. Әйтик, аниме фестивале оештырабыз. Аның белән кызыксынган бик күп оешмалар бар. Меңләгән бала бит бу. Сәхнәдән сөйли башлагач, гаҗәпләнәләр. Алар бу хакта качып-посып сөйләшкән бит. Үзләре белән бер дулкында булганны сизгәч, тартыла башлыйлар. Киберспорт белән кызыксынучылар бик күп. Барысы да эчтәлеккә, аны җайга салган командадан тора. Кызык икән, тартылачаклар. Әлбәттә, бүгенге яшьләр икенче төрле. Алар шәхси уңышы, лидерлыкны өстен куя. Иҗтимагый эшкә җәлеп итү авыррак. Димәк, җаен табарга кирәк. Кызык булса, командага да кушылалар. Кызганыч, соңгы елларда интернет һәм социаль челтәрләр аша уңышның мәгънәсен башкача аңлатып сеңдерделәр. Яшьләрнең бар хыялы – «Макдоналдс»та ашау, чит илгә китү булды. Бу бит үз-үзебезне яратмау, мескенлек. Ничек котылырга? Үзебезгә мескен булмаска, үрнәк булырга, үзебезнеке белән горурланырга өйрәтергә кирәк.

Укытучыга да, остазга да актив дип саналган, ике әйттермәгән бала белән эшләү җиңелрәк. Әмма андыйлар күпчелек түгел. Читтә йөргән, игътибар җитмәгәннәрен ничек җәлеп итәргә?

– Алар янына барырга, алар йөргән сукмаклардан атларга кирәк. Без алар белән яңача аралашырга тиеш. Традицион кыйммәтләрне алар белән бер телдә сөйләшеп, аңлаешлы юл белән сеңдерергә тиеш. Әйтик, шул ук киберспорт. Әлбәттә, компьютер алдында сәгатьләр буе утыру зыянлы. Ә чамасын белсәң, була. Дулкын бар икән, аңа каршы барырга кирәкми. Йә башкасын эзләп табасың, йә аны дөрес юнәлешкә борасың. Чараларны мәктәптә генә түгел, урамда, ачык һавада оештыру нияте бар.

Яңа хәрәкәт илкүләм оешма булгач, бер төсле балалар килеп чыкмасмы? Әйтик, республикада Татарстанның төбәк һәм милли үзенчәлекләренә игътибар биреләчәкме?

– Биреләчәк. Бу оешмада 12 юнәлеш бар. Без федераль үзәк белән киңәшләшеп 13нчесен – «Туган тел, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр» дигәнен өстәдек. Оешманың 10 кагыйдә-принцибы бар. 11нчесен тәкъдим иттек һәм үзебезгә керттек. «Берлек – төрле булуда» дип атала ул. Без төрле – милләтләр, телләр төрле. Көчебез әнә шул төрлелектән барлыкка килә дә инде. Шуңа күрә аны Татарстанда үтәли кагыйдә-принцип итеп кулланачакбыз.

Бу бит бөтен Россиягә ярарлык кагыйдә.

– Башкалар да куллансын. Мин бөтен Россия өчен җавап бирә алмыйм. Безнең бурыч – бу эшне Татарстанда дуслык һәм татулык белән алып бару. Бүленеп түгел, ә төрле булганнарны берләштереп. Үз тамырларыңны белергә, аның көчен тоярга, шуңа таянып, киләчәккә атларга. «Сәләт»тә үскәч, мин бу кагыйдәдән тайпылмаячакмын.

Бу эшнең нәтиҗәсен саннар белән үлчәп булмый һәм тиз генә күренмәс тә. Мондый оешма төзергә соңга калмадыкмы?

– Минемчә, соңардык. Әмма, шөкер, соңгы елларда йоклап утырмадык. Республикада төрле оешмалар һәм хәрәкәтләр бар. Буыннар алмашынып тора, әле остаз булырлык өлкән кешеләребез исән-сау. Безнең кебек 40–50 яшьлекләрне «чик сакчылары» дип атыйм. Бер яктан, заманча технологияләрне куллана беләбез. Икенче яктан, безгә элеккеге тәрбия дә эләкте. Ә яңа буынга аларда бердәмлек, командалык сыйфатын тәрбияләү, туган иленә, ана теленә, хезмәткә карата хөрмәт хисләрен уята торган яңа оешма кирәк.

Татарстан Рәисе белән сөйләшкәндә ул болай диде: әлеге хәрәкәтнең нәтиҗәсен 10 елдан күрә башлыйбыз. Һәр елга планыбыз бар. Быел, мәсәлән, һәр мәктәптә бу оешманың клублары оештырылырга тиеш. 1500–1600 чамасы клуб турында сүз бара. Һәрберсенә үзләре теләп берничә бала кушылса, шул чараларда катнашса, минемчә, бик яхшы нәтиҗә булачак. 2000нән артык остаз булырга тиеш. Быел хәрәкәт өчен 250 әйдаман әзерлибез, 16 смена оештыру нияте бар. Иң мөһиме – шул якка юл тоту. Акрын гына, дөрес юлда булу. Алда эш күп әле. Камиллекнең чиге юк.

Әңгәмәдәш — Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү